Хәтер яшәгәндә…
Мәгариф

Хәтер яшәгәндә…

4 нче мәктәп һәм гимназия яны лагерьларында ял итүчеләр Гражданнар сугышында катнашканнарны искә алдылар.

Ел саен «Карповчы» ТИСендә Гөлсинә Заһретдинова җитәкчелегендә буыннар очрашулары, экскурсияләр, «Нефть баклары» мемориал комплекс-каберлеген чистарту оештырыла.

– Сез Бөек Ватан сугышы турында беләсез, ә Гражданнар сугышы күпләр өчен таныш түгел, – дип мөрәҗәгать итте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Сәфәргалин. – Шәһәрдә ул турыда искәртеп торучы урын бар.

Каберлекләр барлыкка килү тарихы белән туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Ольга Боднарь таныштырды, аннан соң балалар кызылгвардиячеләр һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Белешмә: «Нефть баклары» каберлеге – Совет власте өчен көрәшүчеләр күмелгән урын. Исеме химия заводына караган нефть бакларының якын урнашуы белән бәйле.

Фото Г.Заһретдинова архивыннан

 


Нет комментариев