Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хәзер ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак

Гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка язу февраль аенда башлана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы яңалык – ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга шундый төзәтмәләр кертелде. Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларның туганнары да шунда белем алу яки балалар бакчасына йөрү хокукына ия була. Бу бергә яши торган бер гаилә балаларына кагыла. Әмма министрлыкта билгеләп үтүләренчә, буш урыннар булмаган очракта, мәктәп баланы кабул итүдән баш тарта ала.

Россия Президенты Владимир Путин узган елда бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законны имзалады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге федераль законга уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев