Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Китапханә кунаклар каршы ала

Җәйге каникул көннәрендә балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны, ишегалды лагерьларына йөрүчеләр, "Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр, балалар бакчасы нәниләре өчен чаралар уздыралар. Күптән түгел 4, 7 нче, коррекция мәктәбе, гимназия укучылары әдәби-маҗаралы уенда катнаштылар. Алар бергәләп хәзинә эзләделәр. Тик аларның юлында кыенлыклар очрады. Убырлы карчыкның авыр биремнәрен чиштеләр, аннары Урман пәрие...

Җәйге каникул көннәрендә балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны, ишегалды лагерьларына йөрүчеләр, "Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр, балалар бакчасы нәниләре өчен чаралар уздыралар.
Күптән түгел 4, 7 нче, коррекция мәктәбе, гимназия укучылары әдәби-маҗаралы уенда катнаштылар. Алар бергәләп хәзинә эзләделәр. Тик аларның юлында кыенлыклар очрады. Убырлы карчыкның авыр биремнәрен чиштеләр, аннары Урман пәрие өчен кием уйлап табарга, күңелен ачарга туры килде. Юлбасарлардан да җиңел генә котылдылар зирәк балалар. Су патшалыгында бергәләп балык тоттылар, табышмаклар чиштеләр, укыган әдәби әсәрләр буенча белемнәрен барладылар. Кунакларның тырышлыгы юкка булмады - хәзинә табылды. Ул өстәл уены иде. Җәй дәвам итә, балаларны тагын да кызыклы очрашулар, чаралар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Китап Мееделеевск

2
X