«Кояш уч төбендә»
Мәгариф

«Кояш уч төбендә»

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәптә шундый исемдәге концерт белән инвалидлар декадасы төгәлләнде.

Артистлар әзерләнгән арада тамашачы кул эшләре күргәзмәсе белән танышты.

– Улым Дмитрий җиденче сыйныфта укый, кызым Мария – биштә. Алар мәктәп һәм БИҮ оештырган төрле түгәрәкләргә йөриләр. Концертта кызым сыйныфташлары белән бергә җырлаячак. Күргәзмәдә «Тегермән» кул эше тәкъдим ителгән, аны әзерләгәндә кызым да катнашты, – дип фикерләре белән уртаклаша Татьяна Коновалова.

– Халыкара инвалидлар көне – календарьдә үзенчәлекле дата. Әлеге көн кешеләргә игелек эшләргә, ярдәм күрсәтергә чакыра, – ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Сәфәргалин.

Бу көнне укучылар һәм укытучылар күптөрле музыкаль сәләтләрен, балалар һәм өлкәннәрнең бердәмлеген һәм татулыгын күрсәттеләр.


Нет комментариев