Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кыңгырау чыңы белән белем иленә

2 сентябрьдә район мәктәпләрендә беренче кыңгырау бәйрәмнәре узды. 1 нче мәктәптә тантаналы линейканы алып баручылар Никита Гудовский һәм Карина Шамина ачтылар. Алар көчле алкышлар астында чараның төп геройларын - беренче сыйныфларны тәкъдим иттеләр. Кичәге бакча шәкертләре сыйныф җитәкчеләре Валентина Захарова, Ольга Васильева, Гөлүсә Краснова һәм Альбина Сеина белән сафка басалар....

2 сентябрьдә район мәктәпләрендә беренче кыңгырау бәйрәмнәре узды.
1 нче мәктәптә тантаналы линейканы алып баручылар Никита Гудовский һәм Карина Шамина ачтылар.
Алар көчле алкышлар астында чараның төп геройларын - беренче сыйныфларны тәкъдим иттеләр. Кичәге бакча шәкертләре сыйныф җитәкчеләре Валентина Захарова, Ольга Васильева, Гөлүсә Краснова һәм Альбина Сеина белән сафка басалар.
- Сез - безнең киләчәк, - дип укучыларга мөрәҗәгать итте район башлыгы Игорь Привалов. - Без заводлар да төзербез, җиһазлар алып, аларны монтажларбыз, ләкин һәр очракта да мөһим фактор булып кешеләр - сез калырсыз.
Җыелганнарны белем көне белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фән һәм инновацион эшчәнлек бүлеге начальнигы Святослав Гусев, "Ак Барс" банкы вәкиле Андрей Денисов тәбрикләделәр.
Беренче кыңгырау һәм очкынлы флешмобтан соң балалар сыйныф сәгатьләренә таралдылар. Педагог Алсу Ганиева үзенең 11 Г сыйныфын яңа уку елы башлану белән тәбрикләде. Ата-аналар истә калырлык тәэсирләр, кызыклы дәресләр, уңышлы имтиханнар теләделәр.
- Без рухи һәм матди ярдәм күрсәтербез, ә сез тырышып укыгыз, - ди Аделинаның әнисе Наталья Бәдретдинова.

- Безнең икенче мәктәп иң матуры, - ди уку бинасы бусагасын беренче мәртәбә атлап кергән 13 сабый.
Алар арасында Аня Субаева да бар. Кыз сизелерлек дулкынлана, ләкин янәшәсендә "яклау төркеме" - әбисе һәм әнисе. Галина Владимировна һәм Валентина Владимировна үз вакытларында шулай ук биредә укыганнар. Беренчеләрнең остасы - тәҗрибәле педагог Елена Николаевна Кузнецова.
Район башлыгы Игорь Привалов мәктәп коллективын уку елы башлану белән котлады. Ул тантаналы линейка алдыннан мәгариф учреждениесендә булды, кабинетларны карады, укытучылар белән әңгәмә корды.
- Мәктәп капиталь ремонттан соң ишекләрен ача, - дип бүлешә директор Вячеслав Мельников. - Президент программасын тормышка ашыру кысаларында түбә, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасы, санузеллар, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылды, территория асфальтланды, пандус җиһазландырылды. Без республика президентына, район җитәкчелегенә рәхмәтле.
Подрядчы сыйфатында "Резидә" төзелеш фирмасы чыкты. Ләкин укытучылар, укучылар, ата-аналар, иганәчеләр, район мәктәпләре һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре дә удар тырыштылар. Тантаналы линейкада аларның хезмәте район башлыгының, мәктәп администрациясенең Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.
Җыелганнарны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Хисаметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фән һәм инновацион эшчәнлек бүлеге начальнигы Святослав Гусев, мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова, мәктәп директоры Вячеслав Мельников тәбрикләделәр.Беренче сыйныфлар шигырьләр укыдылар, булачак чыгарылышлар аларга китаплар бүләк иттеләр.
- Үземнең мәктәп елларымны искә төшерәм, - ди Татьяна Басаркина. - Минем мәгариф учреждениесен тәмамлаганыма 32 ел. Бер нәрсә дә үзгәрмәгән кебек, шул ук вакытта барысы да яңа, кызыклы. Заман мәктәбе шулай булырга тиеш тә.
Динә Гәрәева һәм Рүзәл Бикбутаев мәктәп кыңгыравын яңгыраталар. Равил Фәритович көчле алкышлар астында кызыл тасманы кискәч, укучылар классларга парламент дәресенә үттеләр.

1 нче гимназиядә линейка 14 чыгарылышның һәм 25 беренче сыйныф укучысының тантаналы чыгуы белән башланды.
Җыелганнарга тәбрикләү сүзлре белән директор Надежда Маслихина мөрәҗәгать итте.
Район башлыгы Игорь Привалов исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов котлады. Павел Степановичның 1 нче гимназиянең 2014 елда капиталь ремонт программасына кертелүе алкышлар белән каршы алынды. Абыыйлы-сеңелле Дмитрий һәм Марина Пелихлар яңгыраткан кыңгырау 233 укучыны белем иленә чакырды.
- Безнең гимназия - зур һәм тату гаилә, буыннар алмашы белән үзенчәлекле. Чыгарылышлар урынына аларның эне һәм сеңлеләре килә, - ди инглиз теле укытучысы Ирина Павлова.

4 нче мәктәп капиталь ремонттан соң икенче сулыш алды. Заманча интерьерда тарихи истәлек кенә сакланган - Советлар Союзы Геройлары Вилен Бурмистров һәм Михаил Фомин укыган кабинетларга мемориаль такталар урнаштырылган.
2 сентябрьдә мәктәп коридорлары укучыларның, укытучыларның һәм ата-аналарның шат авазлары белән тулды. Каршыга матур чәчәк бәйләме тоткан 4 нче сыйныф укучысы Булат Хәлиуллин очрый.
- Бу чәчәкләр кемгә? - дип сорыйбыз.
- Яраткан укытучым Мария Васильевна Ивановага, - дип елмая малай.
5 нче сыйныфтан Айгөл Гарипова өйдә укый, бәйрәм линейкасына аны инвалид коляскасында әнисе алып килгән.
- Укытучыларым Нурания Фәруковна, Зөлфия Михайловна, Марина Юрьевна, Альбина Сергеевна белән очрашуны көтәм, - ди Айгөл.
- мин педагогларга бик рәхмәтле, - дип сүзгә кушыла әнисе Әлфинур. - Табиблар кызымны яза алмас дигәннәр иде. Ә ул яхшы яза, укый.
Егор Чернов беренче сыйныфка килгән.
- Улым мәктәпкә теләп барды, бишле билгеләренә генә укырга ниятли, - дип сөйли әнисе Елена.
Балаларны белем көне белән мәктәп директоры Фәнүзә Яковлева, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Йосыпов, мәгариф бүлеге инспекторы Надежда Абрамова, "Ак Барс" банкының өстәмә филиалы начальнигы Зөлфия Шакирова котладылар.

Яңа уку елында 7 нче мәктәптә 150гә якын укучы белем үрләрен яулаячак, шуларның 19ы - беренче сыйныфлар.
- Кызым Зәлия быел 1 нче сыйныфка бара. Аңа уку кирәк-яраклары белән мәктәп букчасы бирделәр. Үзем дә шушы мәктәптә белем алдым, - ди кечкенә улы белән килгән Лиана Шәфыйгуллина.
Эльвира Кәшбиеваның улы Булат 10 нчы сыйныфка килсә, кызы Карина икенчедә белем алачак.
3 нче сыйныфка баручы оныгы Эльмира Йосыпованың шатлыклы мизгелләрен уртаклашырга дәү әнисе Әлфинә Шакирова килгән.
- Сыйныф җитәкчесе Гөлнур Шәйморатова балаларга белем һәм тәрбия бирүдә көчен дә, вакытын да кызганмый, - ди Әлфинә апа.
Район Советы аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илшат Кәшипов коллективны шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов исеменнән яңа уку елы башлану белән котлады һәм уңышлар теләде.
Сайлау округы буенча депутат Эдуард Минсадыйров мәктәпкә фотоаппарат бүләк итте.
- Яхшы укырга, тәртипле булырга, мәктәптә узачак барлык чараларда актив катнашырга, булган сәләтне тагын да үстерергә кирәк, чөнки илебез алга китсен өчен җәмгыятебез белемле һәм тәрбияле кешеләргә мохтаҗ, - диде мәктәп директоры Марат Садыйков челәргә котлау чыгышында.
Марат Мансурович узган уку елында яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды.
Тантаналы мизгелләр укучылар катнашында сәхнәләштерелгән тамаша, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова, Рәхилә Мирзаянова,
Асия Мөхәммәтханова, Роза Шәрәфиева, Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Мђктђп