Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кыңгырау зур тормышка дәшә

Беренче мәктәптә 75 унберенче һәм 101 тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Чараны алып баручылар Дарья Шулакова һәм Азат Тимергалиев чыгарылышларны соңгы вальска чакырдылар. Тыныч музыканы ялкынлы ритм алыштырды. Биючеләрнең тиз хәрәкәтләренә күз иярми. Җыелган ата-аналар, кунаклар егет һәм кызларның флэш-моб чыгышын алкышларга күмделәр. Бәйрәм геройларын котларга килгән район...

Беренче мәктәптә 75 унберенче һәм 101 тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Чараны алып баручылар Дарья Шулакова һәм Азат Тимергалиев чыгарылышларны соңгы вальска чакырдылар. Тыныч музыканы ялкынлы ритм алыштырды. Биючеләрнең тиз хәрәкәтләренә күз иярми. Җыелган ата-аналар, кунаклар егет һәм кызларның флэш-моб чыгышын алкышларга күмделәр.
Бәйрәм геройларын котларга килгән район башлыгы Игорь Привалов мөстәкыйль тормышка аяк басучыларга уңышлар, җиңүләр теләде.
- Сезгә киләчәккә юллама биргән укытучыларыгызны, туган мәктәбегезне онытмагыз. Илебез үсешенә үз өлешегезне кертергә ашыгыгыз, - диде ул.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Михаил Соколов укучыларга ныклы белем һәм тәрбия биргән педагогларга, ата-аналарга рәхмәт белдерде.
Карпов исемендәге химия заводының генераль директоры урынбасары Светлана Гижирова предприятиенең 145 еллыгына багышлап уздырган иншалар бәйгесе җиңүчеләренең исемнәрен атады. Алена Костина, Алия Мостафина, Карина Йосыпова дипломнарга ия булдылар.
Үгет-нәсыйхәт сүзе белән мәктәп директоры урынбасары Ирина Денисова мөрәҗәгать итте, беренче укытучылар исеменнән Татьяна Миронова балаларга теләкләрен җиткерде.
Чыгарылышлар Ольга Федорова, Дмитрий Луппов сабырлык, зирәклек белән үзләренә белем һәм тәрбия биргән остазларына рәхмәт әйттеләр.

1 нче гимназиядә 15 чыгарылыш тантана герое булды, алар өчен күңелле бәйрәм чарасы оештырылды.
Гимназистлар белән вакыйга шатлыгын оешмалар җитәкчеләре, депутатлар, ата-аналар уртаклашты.Традиция буенча, бәйрәмне уку учреждениесе директоры Надежда Маслихина ачты.
- Гимназистлар - безнең горурлык. Алар ел дәвамында 57 дән артык призлы урын яуладылар.
Башы 1 нче биттә. Ышанып әйтә алам, һәркайсында иҗади потенциал бар. Ул аеруча зур тормышка аяк басучы чыгарылышларга кирәк булачак. Алар лаеклы сайлау ясарлар дип уйлыйм.
Тәбрикләү һәм нәсыйхәт сүзләрен район администрациясе вәкиле Лилия Мөхәмәдиева, шәһәр Советы депутаты Геннадий Парамонов, мәгълүмат-методик үзәк җитәкчесе Евгений Ямщиков дәвам иттеләр.
- Мәктәбегезне, белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз, - диделәр кунаклар.
Сыйныф җитәкчесе, чараны алып баручы Эльза Баһаветдинова шәкертләренә котлау сүзләре адреслады.
Чыгарылышларга тәб-рикләү белән беренче укытучылары Анна Назарова мөрәҗәгать итте. Роза Снадина педколлективка һәм гимназия персоналына ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерде. Беренче сыйныфлар һәм чыгарылышлар котлаулар алмаштылар, яраткан остазларына җырлар һәм шигырьләр багышладылар, һәр педагогка, уку өчен уңайлы шартлар тудыручыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Соңгы кыңгырау шалтырату хокукы гимназия активистлары, уку алдынгылары унберенче сыйныфтан Станислав Зиннуровка һәм беренче сыйныф укучысы Эмилия Шиһаповага бирелде.
Гимназия белән саубуллашып, егетләр һәм кызлар күккә төрле төстәге шарлар очырдылар.
- Балаларыбызның юлы хәерле булсын. Гимназия - аларның икенче йортлары. Оныкларым Андрей һәм Маша дәресләргә теләп йөриләр. Укытучыларга һәм персоналга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт, - ди хезмәт ветераны Светлана Харитонова.

4 нче мәктәптә алты кыз өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Ике ел элек, укучыларның күбесе техникум һәм училищеларга һөнәри белем алырга киткәч, сыйныф азкомплектлы булып калды.
Чыгарылышларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мәктәп директоры Фәнүзә Яковлева мөрәҗәгать итте. Унберенче сыйныфларны "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ техник директоры Илдар Шәвәлиев котлады.
- Һәрвакыт югары максатлар куегыз, шул очракта уңышларга ирешерсез, - диде Илдар Флүсович. - Сез мәктәп белән саубуллашасыз, ләкин укудан туктамыйсыз. Дәфтәрләр, имтиханнар, такта янында җавап бирүләр - болар барысы да вузларда да булачак.
Химзаводның 145 еллыгына багышланган иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләренә дипломнар һәм премияләр тапшырылды.
Беренче сыйныфлар шигырь сөйләделәр һәм унберенчеләргә истәлеккә сувенирлар бирделәр.
- Мәктәп белән саубуллашу җиңел түгел, - ди чыгарылыш Алинаның әнисе Елена Фәйрушина. - Биредә төпле белем алдык, балабыз өчен күңелебез тыныч булды.
Чара укытучыларга рәхмәт йөзеннән чәчәкләр бирү, мәктәп формасында фотога төшү белән тәмамланды.

Шәһәрнең 7 нче мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлау турында таныклык алучы сигез укучы өчен дә тантаналы кичә булды. Анда мәктәп коллективы, әти-әниләр, чакырылган кунаклар катнашты.
Алып баручылар 10 нчы сыйныф укучылары Сөмбел Гыйниятуллина һәм Илназ Габдрахманов тантананы шигырь юллары белән ачтылар. Мәгариф идарәсе методисты Гөлшат Вәлиева укучыларга дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләде.
Район Советының оештыру бүлеге мөдире Илшат Кәшипов район башлыгы исеменнән мөрәҗәгать итте.
Мәктәп директоры Марат Садыйков төрле олимпиада, бәйгеләрдә җиңүчеләргә, уку алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырды.
Башлангыч сыйныф укучылары чыгарылышлар өчен котлау әзерләгән. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның беренче укытучылары Валентина Николаева һәм сыйныф җитәкчеләре Гөлзәмия Гыйниятуллина шәкертләренә алга куйган максатларына ирешүләрен, һөнәр сайлау юлында ялгышмауларын теләделәр. Укучылар җавап итеп "Ак алъяпкычларда ак канат" җырын башкардылар.
Фәридә Гыймаева әти-әниләр исеменнән изге теләкләрен җиткерде, мәктәп коллективына рәхмәт белдерде. Чыгарылыш укучылары да яраткан укытучыларына, хезмәт күрсәтүче персоналга ихлас күңелдән рәхмәт җиткереп, һәркайсына чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. 9 нчы сыйныфтан Айрат Хәйруллин һәм беренчедән Рузилә Садыйкова соңгы кыңгырауны чыңлаттылар.

Ижевка мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме Менделеевск гимны белән ачылды.
Алып баручылар - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зинаида Җиһаншина һәм педагог-оештыручы Рузилә Хисаметдинова, тантананы ачып, почетлы кунакларга сүз бирделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров чыгарылышларга үзләрен кирәкле һәм яхшы эштә табуларын теләде. "Ижминводы" санаторие баш табибы Анатолий Нюхнин, капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Рөстәм Мәхмүтов, җирлек башлыгы Валентина Пономарева, мәгариф идарәсе вәкиле Эльвера Маслова, "Солнышко" балалар бакчасы мөдире Лилия Вәлиева, авыл мәдәният йорты директоры Алла Затирко котлауларга кушылдылар. Чыгарылыш һәм беренче сыйныф укучылары, традиция буенча, мәктәп эстафетасын тапшыру символы буларак бүләкләр бирештеләр. Мәдәният йортының "Конфетти" хореографик коллективының кече төркеме башкаруында "Стиляга" биюе бүләк булды. Мәктәп вальсында укучылар гына түгел, кунаклар һәм педагоглар да катнашты.
9, 11 нче сыйныфларның остазлары Елена Галкина һәм Татьяна Алексеева мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашкан балаларын лаеклы тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт белдерделәр. 11 нче сыйныфлар мәктәпкә принтер бүләк иттеләр. Виктория Алексеева һәм Илгиз Гыймазетдинов кулында яңгыраган кыңгырау җиде чыгарылыш, тугыз 9 нчы сыйныф шәкерте өчен уку елы тәмамлану һәм олы тормышка аяк басу турында хәбәр итте.

Монаш мәктәбенең чыгарылыш сыйныфыннан 17 укучы җыелганнарның алкышлавы астында почетлы урынны алды.
Унберенчене тә-мамлаучы җиде укучы һәм белем алуын колледж-техникумнарда дәвам итәргә карар кылган тугызынчылар мәктәп белән хушлаша. Директор Виктор Евдокимов, финанс-бюджет палатасы рәисе Анна Афанасьева, "Алтын башак" агрофирмасы директоры Мәгъсум Ямалиев, авыл җирлеге башлыгы Валентин Евдокимов балаларга җылы котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Беренче сыйныфлар өлкән иптәшләренә котлау әзерләгән. Көн геройлары шулай ук җавапсыз калмады: яраткан укытучыларына, әти-әниләренә, мәктәп персоналына дулкынландыргыч сүзләр юлладылар, тирән хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Лариса Кривилева, Фәймә Вахриева,
Гөлүзә Гыйләҗетдинова, Мәдинә Григорьева
Гөлшат Гыйләҗева,
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга