Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Көзге буяулар

1 нче гимназиядә балаларның кул эшләрендә чагылдырылган иҗади идеяләр күргәзмәсе ачылды. 1-5 сыйныфта укучылар көз темасына йөздән артык эш тәкъдим иттеләр. Балалар һәм билгеле булганча аларга материаллар җыюда, кул эшләре ясауда булышкан өлкәннәрнең фантазиясе нәтиҗәсендә күргәзмә искиткеч кызыклы килеп чыкты. 4 сыйныф укучысы Андрей Калмыковның эше зур кызыксыну тудырды. Ул...

1 нче гимназиядә балаларның кул эшләрендә чагылдырылган иҗади идеяләр күргәзмәсе ачылды. 1-5 сыйныфта укучылар көз темасына йөздән артык эш тәкъдим иттеләр.
Балалар һәм билгеле булганча аларга материаллар җыюда, кул эшләре ясауда булышкан өлкәннәрнең фантазиясе нәтиҗәсендә күргәзмә искиткеч кызыклы килеп чыкты. 4 сыйныф укучысы Андрей Калмыковның эше зур кызыксыну тудырды. Ул район кырларында кызу урак өстен хәтерләткән "Уңыш җыю" исемле экспозиция әзерләгән. Икенче сыйныфтан Адел Хәертдиновның "Керпе урманда" дип аталган эше игътибарны җәлеп итте.
- Аны ясарга миңа Айгөл апам ярдәм итте. Урмандагы нарат күркәләрен без әтием белән җыйдык, - ди ул. 4 нче сыйныф гимназисты Виктория Перминова берничә кул эше ясаган.
- Менә "Көзге күбәләк". Ә монысы - "Күңелле төп" һәм "Сикереп шаяручы куянкай". Идеяләрне гамәлгә ашырырга әнием ярдәм итте, әкият геройларының киемнәрен ныгыту өчен кадакларны үзем кактым, - дип сөйли ул.
Луиза Стороган (4 нче сыйныф) һәм Илья Лызлов (1 нче сыйныф), Злата Переинаның (3 нче сыйныф) кул эшләре күргәзмә бизәге булды.
- Гимназия укучылары бәйгедә катнашуга иҗади әзерләнделәр, гимназия администрациясе һәм әти-әниләр тәкъдимнәрен кызыксыну белән кабул иттеләр. Алар балаларына материал җыюда күңел күтәренкелеге белән ярдәм күрсәтте, идеяләр тәкъдим иттеләр, - ди дүртенче сыйныф җитәкчесе Людмила Крюкова.
- Конкурс нәтиҗәләре балаларның яшен исәпкә алып һәр сыйныфта аерым ясалачак. Җиңүчеләрне - диплом, ә катнашучыларны Рәхмәт хатлары көтә, - дип ассызыклады педагог-оештыручы Фотима Мирзоева.
Бу көнне "Яшелчә базары"нда да булдык. Икенче сыйныфта укучылар өчен җитәкчеләре Әлфия Исхакова шул исемдәге класс сәгате әзерләде.
Мавыктыргыч ярышлар, уеннар барышында балаларның танып-белү сәләте артты.
- Без бәрәңгенең туган җире Көньяк Африка булуын белдек, элек кәбестәне дару буларак кулланганнар, карбыз яшелчә түгел, җимеш икән һ.б.лар, - диләр гимназиядә укучылар.
Укучылар башкаруында җыр-биюләр чарага бәйрәм төсмере өстәде, 11 сыйныф укучысы Элина Гыйниятуллина Көз гүзәле ролен искитәрлек итеп башкарды.
Йомгаклау өлешендә икенче сыйныф җитәкчесе Фотима Мирзоева кул эшләре конкурсы нәтиҗәләре буенча диплом һәм татлы призлар өләште.
Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 1 нче гимназиядђ