Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Логик уйлыйбыз, грамоталы язабыз: менделеевлылар «Тоталь диктант» яздылар

Чара халыклар дуслыгы йорты базасында узды

Уку-агарту акциясенә ветераннар хәрәкәте активистлары, ветераннар хорында катнашучылар, укучылар кушылды.

«7 нче мәктәпнең өченче сыйныфында укыйм, — диде Ярослав Сурмачевский. — Бәлкем андый диктант минем өчен катлаулыдыр, әмма белемемне тикшерергә булдым. Янәшдә ярдәмчем бар — әнием».

Роза Йосыпова мәктәптә рус теле буенча яхшы билгеләр алуын әйтте.

«Грамматиканы һәм дөрес язуны онытмаганмындыр, дип ышанам, — диде Роза Хәлиловна, — мондый чаралар гомум күзаллау өчен кирәк».

Җыелганнар өчен ерак Көнчыгыш тикшерүчесе Владимир Арсеньев турындагы текстны журналист һәм язучы Василий Авченко видеомөрәҗәгать аша укыды.
Менделеевлылар диктантны Марианна Кузнецова әйтеп торуы аша яздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев