Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Максатыбыз – яңа үрләр яулау

1 нче мәктәп шәһәрнең мәгариф учреждениеләре арасында әйдәп баручы флагман булып тора. Мәктәпнең укудагы һәм сыйныфтан тыш чаралардагы җиңүләре копилкасы һәрдаим тулылана. 27 ел җитәкче ролендә Учреждение директоры мәгариф отличнигы Александр Михайлович Степанов шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтте. Ул мәктәп елларында физика фәненә өстенлек бирә һәм һөнәрен педагогика өлкәсендә сайлый....

1 нче мәктәп шәһәрнең мәгариф учреждениеләре арасында әйдәп баручы флагман булып тора. Мәктәпнең укудагы һәм сыйныфтан тыш чаралардагы җиңүләре копилкасы һәрдаим тулылана.
27 ел җитәкче ролендә
Учреждение директоры мәгариф отличнигы Александр Михайлович Степанов шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтте. Ул мәктәп елларында физика фәненә өстенлек бирә һәм һөнәрен педагогика өлкәсендә сайлый. Әле укыту-тәрбия эшендә ныклап тәҗрибә дә туплап өлгермәгән, әмма өметле мөгаллимне 1987 елда җаваплы эшкә - мәктәп директоры итеп билгелиләр.
Александр Михайлович ул көннәрне искә алып, болай ди:
- Мәктәпнең данлы тарихы, районда абруе зур иде. Миңа шул бай мирасны, традицияләрне саклап, янәшәмдә үз эшләренең осталары булган бердәм, дус, иҗади коллектив туплап, беренче мәктәпне "беренче" итеп калдыру максаты йөкләнде. Учреждение елъязмасын актару барлык казанышларыбызны ача.
Юбилярдан үзе турында сөйләвен дә үтендек.
- Минем биографиям - мәктәбем, - диде ул, бераз уйланып торганнан соң. Иң мөһим бурычым - коллегаларыма эшләү, шәкертләргә белем алу өчен уңай шартлар тудыру. Якын киләчәктә башлангыч сыйныфлар өчен янкорманы куллануга тапшыру һәм 1 сентябрьдән бер сменалы укуга күчү. Спорт залы, ашханәсе булган янкормада 16 сыйныф белем алачак. Төзү эшләре тәмамлануга бара - коммуникацияләр үткәрү, бизәү эшләре дәвам итә.
А.Степанов үзен бәхетле дип саный - балаларны яраткан физика фәненә өйрәтә, җитәкче буларак хөрмәт һәм уңыш казана. Тормыш иптәше Раушания белән (шулай ук педагог) ике ул үстергәннәр. Алар мөстәкыйль тормыш корган, иң зур шатлыклары - оныклары Полина һәм Алиса. Күңеленә иң якын, яраткан көне - ел саен яңгырап изге өметләргә, эчкерсез дуслыкка, балачак иленә ышаныч уятучы кыңгырау бәйрәме.
Ышанычлы ярдәмчеләр белән
Директорның башлангычларын хуплап, мәгариф флагманын үстерүдә ышанычлы ярдәмчеләре - урынбасарлары Ирина Денисова, Светлана Шәрәфетдинова, Людмила Ярославцева. Хәзерге җәмгыять гадәти булмаган, өр-яңа чишелешләр таба белүче, югары фикерләү сәләтенә ия иҗади шәхесләргә мохтаҗ. Гомумбелем бирү учреждениесен яңа идеяләр, алымнар, педагогик технологияләрдән, белгечләрнең, укучыларның уртак эшләреннән башка гына үстерү мөмкин түгеллеген аңлап, 1 нче мәктәп коллективы фәнни тикшеренү эшчәнлегенә зур игътибар бирә. Педагоглар төрле дәрәҗә фәнни-гамәли конференцияләрдә эштәҗрибәләре белән уртаклашалар.
Иҗатка омтылып
Коллективның иң мөһим бурычы - шәкертләрдә тикшеренүгә һәм фәнни хезмәткә кызыксыну уяту, белемгә омтылу һәм иҗади эзләнүгә мәхәббәт тәрбияләү. Өлкән сыйныфлар, укучыларның фәнни берләшмәсе әгъзалары буларак, яшь тикшеренүчеләр мәктәбендә шөгыльләнәләр һәм уңышларга ирешәләр. Мәктәпне медаль белән тәмамлаучылар, төрле фән олимпиадаларында, ярыш һәм конкурсларда җиңүчеләр санының елдан-ел артуы - моңа дәлил.
Укучыларның һәм остазларының уңышлары көндәлек тырышлыкка бәйле. Сәләтле балалар, нигездә, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү сыйныфларында белем алалар. Бу укучыларда фәнгә кызыксыну уята, һөнәр сайлауга юнәлеш бирә.
Учреждение коллективы районда беренчеләрдән булып РФ Президенты грантын отты, диплом һәм бер млн.сум премия белән бүләкләнде.
Белем һәм тәрбия
Александр Михайлович белдерүенчә, укытуны ныклы тәрбия белән бәйләп алып бару яхшы нәтиҗәләр бирә. Туган җиргә мәхәббәт, намуслылык, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү баланы чын шәхес итеп камилләштерә.
Мәктәп укучылар үзидарәсе җәмгыять эшен җитәкли. Үзидарәгә өлкән сыйныфлар советы ярдәм итә.
- Укучыларыбыз Нәфис Сираҗетдинов, Азат Тимергалиев (чыгарылышлар) беренче буларак мәктәп телевидениесен ачуга зур көч куйдылар. Мәктәп тормышы, казанышлар тапшыруларда чагылды. Ай саен үзидарә чыгарган зур стена газетасы 70тән артык педагог, меңнән артык шәкертнең уку һәм тәрбия көндәлеген яктырта. Өлкән сыйныфлар советы форумын шәһәр күләмендә уздыру туплаган тәҗрибә белән уртаклашуга зур этәргеч булды. Очрашуга Чаллы кунаклары һәм төрле еллар чыгарылышлары да чакырылды.
Балалар волонтёрлар хәрәкәтенә дә ныклап керештеләр, барлык сыйныфлар укучыларын яңа шөгыльгә - флэш-мобка җәлеп иттеләр. Мондый иҗади мөстәкыйльлек, укучылар тормышын җанландыруга омтылыш мәктәп администрациясендә хуплау таба, - дип фикерләре белән бүлешә җитәкче.
Остазлар һәм яшьләр
Учреждение зур уңышларга ирешкән мөгаллимнәре белән горурлана. Россия Федерациясенең атказанган укытучылары Ирина Денисова, Зөлфия Хәлиуллина шәкертләренә тирән белем һәм тәрбия бирүдә озак еллар армый-талмый хезмәт куялар. Коллективны ел саен яшь педагоглар тулыландыра: узган уку елында - алты, быел сигез белгеч эшкә урнашкан. Полина Чермакова, Елена Овчинникова "Безнең яңа укытучы" конкурсында грантка ия булганнар. Димәк, лаеклы алмаш традицияләрне дәвам итә, киләчәккә өмет уята.
Җитмеш еллык тарихы булган мәктәп заман белән бергә атлый, белем һәм изгелек орлыклары чәчә.

Фәймә Вахриева
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 1 нче мђктђп

2
X