Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп укучылары «Инженер хакатоны-2023«тә катнаштылар

Чарада катнашучылар алдында икътыйсади яктан отышлы һәм гамәлгә ашырылачак проектлар эшләү бурычы торды.

Сергей Гассар исемендәге мәдәният сарае яңа идеяләр һәм проектлар генерацияләү ноктасы булды.
Икенчел чималны эшкәртү һәм аны җыю — хәзерге заманның иң актуаль бурычларының берсе һәм нәкъ менә аңа хакатонны оештыручылар игътибар иткән. «Татанефть» хәйрия фондының ярдәменә таянып, «Менделеевск үзәнлеге» балалар-үсмерләр компетенцияләре үзәге иң инициативалы яшьләрне җыйды.


Чарада катнашучылар алдында икътыйсади яктан отышлы һәм гамәлгә ашырылачак проектлар эшләү бурычы тора. Укучыларны «Алдынгылар хәрәкәте» яшьләр оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфетдинова сәламләде, актив булырга өндәде һәм уңышлар теләде.

«Читтә калмаганыгыз өчен рәхмәт. Сезнең ярдәм белән проектлар тормышка ашырыла һәм үсеш ала. Сезнең алда катлаулы мәсьәлә тора, әмма аны хәл итеп, үзегезгә генә түгел, ә тирә — юньдәгеләргә дә файда китерерсез дип ышанам, чөнки иң яхшы идеяләр кәгазьдә генә калмыйча тормышка ашырылачак», — диде ул.

Дүрт сәгать дәвамында җиде команда алдына куелган бурычларны үтәүдә зур тырышлык куйды. Аларның һәрберсе бу мәсьәләгә җитди карады һәм идеяләре белән уртаклашып кына калмыйча җентекләп эшләнгән планын да тәкъдим итте. Пыяла җыю һәм эшкәртү, ташландык биналарны төзелеш материаллары итү өчен икенчел куллану һәм көнкүреш техникасын эшкәртү Катнашучыларның фантазиясе һәм амбицияләре игътибарга лаек иде. Аеруча кием җыю һәм аны икенчел куллану проектлары зур кызыксыну уятты. Бу сорау турында берьюлы өч команда уйланды. Алар аны ватанпәрвәрлек күзлегеннән чыгып та караганнар, тактик рюкзаклар тегәргә тәкъдим иткәннәр, яшьләр модасы турында да уйланып, иске киемнәрне яңа стильдә тегәргә тәкъдим иткәннәр. Катнашучыларның проектларын компетентлы жюри бәяләде. Алар чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр, аннан соң баллар куеп җиңүчеләрне билгеләделәр.

«Укучылар хакатонның темасын чарага килгәч кенә белделәр. Аларны билгеле бер юнәлеш биреп чикләмәдек, киресенчә, ирекле фикер йөртергә һәм фантазияләренә мөмкинлек бирдек. Һәм алар сынатмадылар. Һәр проект үзенчә кызыклы. Кайберләрен киләчәктә тормышка ашырырга да мөмкин булыр дип ышанам», — диде Илшат Кашипов.

Нәтиҗәләр буенча, 1 нче мәктәп командаларының берсе җиңеп проектын тормышка ашыру мөмкинлеге алды. «33 кием» командасы кулланылмый торган киемнәрне мәктәпләрдә җыярга һәм алардан төрле бәйрәмнәр һәм театрләштерелгән спектакльләр өчен костюмнар тегәргә тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев