Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевск химзаводына экскурсия

Шушы көннәрдә «Л. Карпов исемендәге химзавод» АҖенә күрше Әгерҗе шәһәреннән 8-9 сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар.

Өч укытучы озатуында 16 укучы завод музее белән таныштыр, алар өчен экскурсияне директор Светлана Рамазашвили үткәрде. Бер сәгать дәвамында балалар һәм мөгаллимнәр «рус химиясенең бабасы» булган предприятиенең бай тарихы турында бай мәгълүмат тупладылар, музейның дүрт залын да карадылар, бихисап сораулар бирделәр һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Аннан соң төркем техник озату һәм сыйфат контроле бүлегенә юнәлде. Биредә предприятие эшчәнлеге буенча алар өчен кыскача экскурсияне сыйфат буенча генераль директор урынбасары, ОКК начальнигы Н.Уткина үткәрде.

Укучылар заводның нәрсәгә махсуслаштырылуын кызыксынып тыңладылар һәм аның үзәк лабораториясе коллективының нәрсә белән шөгыльләнүен белделәр. Биредә алар лаборатлар эшен күзәтә алдылар, кулларына чын химик савыт-саба, реактивлар тотып карадылар. Инновацион продуктлар эшкәртү бүлеге инженеры Алсу Сәгыйтованың химик тәҗрибәләр үткәрүе бирегә килүчеләр өчен күңелле бонуслар булды. Экскурсантлар арасында аларны кабатлап карарга теләүчеләр дә табылды.

Экскурсиянең төп өлеше тәмамланганнан соң балалар сыйфат контроле һәм техник озату бүлеге җитәкчеләре Н.Уткина һәм Р.Исхаковка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

Кайтырга чыкканда укучылар төркеме АБК предприятиесе фонында фотога төштеләр, шулай ук 1 нче завод ашханәсендә төшке аштан авыз иттеләр. Кызлар һәм егетләрне бирегә килү шулкадәр тәэсирләндерде, җитәкчеләре аларның кабат Менделеевскига килергә теләкләре булуын әйтте.

Фото завод архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев