Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевск мәктәпләрендә газеталар чыгарыла башлаячак

Юнкорлар журналистлардан һөнәри киңәшләр алдылар.

Массакүләм матбугат чаралары белән тормышларын бәйләргә теләгән балалар өчен мәктәп газеталары ярдәм итә ала. Алар район җитәкчелеге, Мәгариф идарәсе һәм «Менделеевские новости» газетасы редакциясе ярдәме белән мәгариф учреждениеләрендә бастырыла ала. Мәктәп басмасы укучылар тормышының мөһим өлеше булачак, кызыксынулар әйләнәсе артачак, яңа ачышлар барлыкка киләчәк.


Укучыларга һәм укытучыларга Мәгариф идарәсе начальнигы Рәис Нәҗипов мөрәҗәгать итте.

«Әгәр дә сезгә журналистика һөнәре ошаса, аннан баш тарта алмаячаксыз, ул сезне гомер буена озата барачак, — диде Рәис Габсәламович. — Мәктәп газеталарын чыгару матур традициягә әверелер, дип ышанам. Бергәләп без укучылар һәм укытучыларның фикерләрен белдерү өчен заманча мәйданчык булдырачакбыз». 

Алга таба редакциянең җаваплы сәркатибе Аеңела Малюга, SMM-белгеч Екатерина Шутова журналистикага килү тарихы һәм һөнәрләренең нечкәлекләре белән таныштырдылар. Корреспондент Гөлназ Фамуллина татар телендә мәкаләләр язуның үзенчәлекләре, дизайнер-калыпка салучы Гүзәлия Березина газетаны калыпка салуның төп аспектларытурында сөйләделәр.

Баш мөхәррирнең алгарыш буенча урынбасары Лиля Әхмәтҗанова балалар өчен «Басма матбугат дөньясына сәяхәт» исемле мавыктыргыч чара үткәрде. Укучылар, командаларга бүленеп, «Танышу», «Пост яз», «Мин ТВдә» станцияләрен уздылар, кеше белән аралашудан куркуларын җиңделәр, аудиторияне җәлеп итәрлек текстлар язарга, бирелгән темага фотосурәтләр сайларга өйрәнделәр, үзләрен телевизион алып баручы ролендә сынап карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев