Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Менделеевск укучылары «Тормыш формуласы» республика химик-биологик хакатонында катнаштылар

Көндезге этап Түбән Камада «Кванториум» профориентация һәм балалар технопаркы техник иҗат үзәгендә булды. Ярышлар төрле яшь категорияләрендә узды, дип яза муниципалитет сайты.

Казан, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Менделеевск, Яшел Үзән, Кукмара һәм Бөгелмәдән «Химик үлчәү», «Бионика» номинацияләрендә белемнәрен һәм гамәли сәләтләрен демонстрацияләделәр. Хакатон кысаларында балалар «Су асты дөньясы» һәм «Балалар күзеннән фән дөньясы» номинацияләре буенча «Яшел чемодан» балалар бәйгесендә катнаштылар.

Менделеевск командасын 1 нче мәктәптә укучылар тәкъдим итте. «Химик үлчәү» номинациясендә балалар дару препаратлары, сок продукцияләрен тикшерделәр, микрокапсулалар әзерләделәр. Катнашучыларның эшен квалификацияле экспертлар бәяләде.

10+ яшь категориясендә 5 һәм 6 сыйныфлар укучылары София Максютина һәм Эльвина Кәлимуллина икенче урынга ия булдылар. 16+ яшь категориясендә унберенче сыйныфлар Ульяна Кузнецова һәм Антон Максютин тел тидермәслек җиңү яуладылар.

«Бионика» номинациясендә балалар кул астындагы әйберләрне кулланып тере табигатькә охшаган әйберләрнең интерьерларын булдырдылар. 10+ яшь категориясендә алтынчы сыйныф укучылары Кирилл Прокопьев һәм Ставр Зубрин беренче урынны алдылар. 13+яшь категориясендә сигезенече сыйныфтан Самира Ибраһимова һәм Александр Камашев икенчегә ия булдылар. 16+ яшь категориясендә ике команда ярышты: Аида Әхмәҗетдинова һәм Даниф Мулләхмәтов, Арсений Лесничук һәм Аурика Лукеча, алар беренче һәм икенче урыннарга лаек булдылар.

Командада катнашучылар белән җиңү шатлыгын аларның остазлары уртаклаштылар – химия укытучысы Светлана Шәрәфетдинова һәм биология укытучысы Алсу Максютина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев