Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Менделеевскида алдынгы «Промхимтех» инженерия мәктәбе барлыкка киләчәк

Озак вакытлы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

КНИТУ-КХТИ һәм «Аммоний» АҖ озак вакытлы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.  Ул, шулай ук, Менделеевскида Алдынгы инженерия мәктәбе «Промхимтех» барлыкка килүен дә күз алдында тота,дип хәбәр итә район башлыгы Радмир Беляев

 «Промхимтех» — барлык илдән җибәрелгән гаризалар арасында җиңгән һәм Россия Хакимияте тарафыннан хупланган  федераль проект.

Бу мөһим вакыйга. Проект яшьләрне укытудан тыш, аларның беркетелгән предприятиедә практика үтүләрен дә күз алдында тота, безнең очракта — ул «Аммоний».

Әлеге килешү менделеевскида мәгариф кластеры булдыруны чынга ашыруга тагын бер зур адым. Ул балалар иҗат үзәген, капиталь ремонт һәм «Менделеев варислары» химия лицее ачылу, химия колледжы төзелүне берләштерә.

 «Промхимтех» федераль грант һәм 42 миллион сумлык «Аммоний» АҖ финанслаштыруы хисабына ясалачак. Мәктәп химик-технологик колледж нигезендә барлыкка киләчәк. 2030 елга анда укып чыккан 1000 артык кеше Химиклар Шәһәре предприятияләрендә эшләрләр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев