Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида ата-аналар Бердәм дәүләт имтиханын бирделәр

Беренче мәктәптә әти-әниләр тарих буенча БДИ бирделәр. Имтиханга алар паспорт, ручка, эчәргә су гына алып керделәр. Күчерергә мөмкинлек булмады, барысы да видеокамераларда теркәлде.

Ата-аналарга тарихи вакыйгаларны, мөһим даталарны искә төшерергә, карта яисә сызымнар белән эшләргә, Россия тарихы чорыннан инша язарга кирәк була. Рәсми өлештән соң ата-аналар үзара фикер алыштылар, сорауларына җаваплар алдылар, балаларына ярдәм итү өчен укытучыларның киңәшләрен тыңладылар.

Дүрт бала әтисе Александр Җамалетдиновка биремнәр катлаулы тоелмады, ләкин бланкларны тутыруда авырлыклар булды.

− Улым Эдуард агымдагы елда мәктәпне тәмамлый, ул БДИ тапшырачак. БДИнең куркыныч түгеллеге турында улыма һичшиксез әйтәчәкмен, иң мөһиме – каушамаска һәм барлык кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк, – дип фикерләре белән уртаклашты А.Җамалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев