Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Менделеевскида балалар белем үзәген ачарга планлаштыралар

Проектка шәһәр булдыручы «Аммоний» АҖ предприятиесе булышлык итә

Менделеевскида Тукай урамының 12 нче күп катлы бинасында балалар белем үзәген ачарга планлаштыралар. 
Хакимияттә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, ТОСЭР үсеше һәм эшмәкәрлеккә йогынты күрсәтү буенча урынбасары Ленар Әхмәтов, эшмәкәрләр һәм «Аммоний» АҖ предприятиесенең генераль директор урынбасары Юрий Разбежкин катнашында эшлекле киңәшмә узды. 
Гади булмаган икътисадый шартларда шәһәр хакимияте, предприятие һәм эшмәкәрләр яңа белем проектын булдыруны күздә тоталар. 
Эшлекле киңәшмәдә дүрт проект каралды: «Фән фабрикасы» үсеш инновацион үзәгенең автоном коммерцияле булмаган оешмасы (ИЦР АНО), Әлмәт шәһәреннән балалар өчен интеллектуаль үзәк, эшмәкәр Эльвира Микееваның «Бамбино» балалар күңел ачу үзәге һәм Иван Лукьяновның шахмат мәктәбе. 
Барлык проектлар да «Аммоний» АҖ предприятиесенә тәкъдир ителде һәм хупланды. Якын көннәрдә очрашу балалар өчен белем үзәгендә булачак, Үзәк киләчәктә рәсми рәвештә ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев