Рейтинг 1 сентябрьдән алып барылачак.
Менделеевск районы хакимиятендә БДИда 100 балл җыйган чыгарылышларга ноутбуклар бирергә дигән карар кабул ителде. Җитәкчелек шулай ук мәгариф биналары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек мониторингы йомгаклары буенча учреждениеләрне һәм укытучыларны бүләкләячәк. Рейтингның норматив базасы, бәяләү критерие турында Мәгариф идарәсе вәкилләре белән киңәшмәдә сөйләштеләр. Рейтинг 1 сентябрьдән алып барылачак. Уку елы ахырында йомгак ясала, йөз баллчылар һәм яхшы укытучылар бүләкләнәчәк.
Нет комментариев