Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида Кече фәннәр академиясе ачтылды

Шәһәр халкын һәм кунакларны олы вакыйга белән Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Минниханов тәбрик итте.

Бу ТР Фәннәр академиясе ярдәме белән мөмкин булды. Аның составында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының республика этабы җиңүчеләре һәм призерлары арасыннан уннан артык академик һәм Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм аларның укытучылары арасыннан Кече фәннәр академиясенең 100дән артык член-корреспонденты шөгыльләнәчәк.
Ачылу тантанасының районда фәнне үстерүнең төп звеноларының берсенә әверелгән 3 нче «Менделеев токымнары» химия-технология лицеенда узуы да символик мәгънәгә ия.
Тантаналы чара белән балаларны ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм район башлыгы Радмир Беляев та котладылар.
Радмир Ильдарович, Рифкат Нургалиевич һәм Алсу Мөнибовна укучыларга һәм аларның укытучыларына академик һәм член-корреспондент таныклыкларын тапшырдылар.

– Бездә бик яхшы икътисади перспективалар бар һәм без яхшы белем алырга, көндәшлеккә сәләтле булырга һәм күбрәккә омтылырга тиешбез. Республика җитәкчелегенә Кече академия булдыру идеясен хуплаулары өчен рәхмәт, – диде Радмир Беляев.

Айрат Хәйруллинда менделеевлыларга фән һәм мәгариф өлкәсендәге зур адым хөрмәтенә котлау сүзләре белән мөрәҗәгатъ итте.

– Сезнең районда булганда, республикабыз, педагоглар һәм химия тармагында бизнес алып баручылар өчен тирән хисләр кичерәм. Монда булганда эшләү, яңарыш булдыру һәм үсеш алу теләге сизәсең, – диде ул. – Бүген Менделеевск старт биргән кече Фәннәр академиясе практикасы башка районнар тарафыннан да кабул ителер дип уйлыйм

Моннан тыш Рифкат Минниханов бәйрәм кунаклары алдында кечкенә доклад белән чыгыш ясады. Ул республикада фән тарихы һәм Фәннәр академиясе турында сөйләде.
Рифкат Минниханов укучыларга академик таныклыкларын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев