Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида мөмкинлекләре чикле балалар өчен эстафета уены уздырылды

Балалар ике командага бүленеп төрле биремнәр үтәделәр.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен эстафета уены «Хәрәкәт кагыйдәләренә – хөрмәт» исемле чара юл йөрү кагыйдәләрен белүгә багышланды.
Балалар ике командага бүленделәр һәм төрле биремнәрне үтәделәр: «Светофор», «Сүзне җый», «Юл билгесен яса». Уеннар юлларда иминлек кагыйдәләрен кабатлауга юнәлдерелде. Ахырда район буенча «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Мәликә Халикулова балаларга юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртергә кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев