Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида районның алдынгы мөгаллимнәрен зурладылар

С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган чара уздырылды.

Фойеда укучылар яраткан укытучыларын котлаулар, дәүләт һәм республика флаглары төсендәге шарлар белән каршы алдылар. Кретаив фотозона оештырылды. Алга таба барысы да концертлар залына уздылар.

 

Россия Федерациясенең Дәүләт Депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Радмир Беляев, Мәгариф идарәсе начальнигы Луиза Гайфуллина, Район прокуроры Ришат Шакиров җылы һәм эчкерсез котлаулары белән укытучыларга мөрәҗәгать иттеләр.

 

Билгеле традиция буенча сәхнәдә, уңышлы педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлекләре белән коллегалары һәм укучыларының хөрмәтенә ия булып, шуның белән район статусын республикада гына түгел, ә аның читендә дә күтәргән иң яхшы педагогларны зурладылар.

 

«Россия Федерациясенең балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» исеме мәгариф идарәсенең педагог-психологы Елена Мещеряковага, 4-нче санлы урта мәктәпнең сациаль педагогы Айсинә Хөсәеновага бирелде.

 

«РФ мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» исеме 8-нче номерлы «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Мөхәммәтҗановага бирелде.

Шулай ук мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының, Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф, спорт министрлыкларының ведомство бүләкләре, мактаулы грамоталар һәм район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.  

 

Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте. Россия һәм халыкара бәйгеләр лауреатлары: тенор Леонид Скороходов, сопрано Рената Талыпова һәм тенор Александр Петренко иҗади чыгышларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев