Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида тантаналы шартларда «Мирас» гимназиясе ачылды

Гимназиягә республика бюджетыннан 89 миллион, район бюджетыннан 15 миллион акча бүлеп бирелгән.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм халыкларын саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Радмир Беляев катнашты.

Башта гимназия бинасы 1987 елда балалар бакчасы буларак проектлана һәм төзелә, соңрак, 1993 елда, ул татар гимназиясе статусын ала.

Яңа уку шартлары белемне үзләштерүнең уңайлылыгына һәм нәтиҗәлелегенә ярдәм итә. Спорт залы һәм актлар залы ремонтланган, бу югары дәрәҗәдә физкультура һәм мәдәни-массакүләм чаралар уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу республика Рәисе, Хөкүмәт ярдәменнән башка мөмкин булмас иде.

Бүген гимназиядә 170 бала белем ала, аларның тугызы − беренче сыйныф укучылары. Учреждениенең гомуми сыйдырышлылыгы 264 кешене тәшкил итә. Гимназияне ачу яңа эш урыннары булдырачак, учреждение штатында 20 педагогик белгеч эшләячәк.
Гимназия программаларында хәзрәтнең җомга мәктәбе һәм Габдулла Тукай әдәби мәктәбе кебек өстәмә дәресләр үткәрү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев