Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида XII-нче «Ушков укулары» узды

Конференция эшчәнлеген «Җирле әһәмияткә ия булган «Ушков скверы» мәдәни мирас объектын төзекләндерү» проектының презентациясе ачты.

Бөтенроссия фәнни-практик конференциягә уникенче тапкыр музейлар, республика һәм башака регионнарның фәнни учреждениеләре хезмәткәрләре, җирлекнең туган якны өйрәнүчеләре һәм район тарихы белән кызыксынучы шәһәрлеләр җыелдылар. 


Чара Туган якны өйрәнү музее тарафыннан Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм районның башкарма комитеты ярдәме белән С. Гассар исемендәге мәдәният сараеның танаталар залында оештырылды.


Район башлыгы Радмир Беляев исеменнән катнашучыларны Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова сәламләде. Ул шәһәрнең Ушковлар гаиләсе белән тарихи бәйләнешен, туган як тарихын белүнең әһәмиятен билгеләде һәм «Л. Я Карпов исемендәге химия заводы» ның элекеге директоры Наталья Потаповага Петр Капитонович Ушков исемендәге премияне тапшырды. 


Конференция эшчәнлеген «Җирле әһәмияткә ия булган «Ушков скверы» мәдәни мирас объектын төзекләндерү» проекты ачты. Сквер һәм аның территориясендә алып барылучы эшләр турында «С заботой о будущем» инициатив группасының вәкиле Нияз Нурмөхәмәтов сөйләде.


Шулай ук музей хезмәткәрләре һәм җәмәгать учреждениеләре хезмәткәрләре докладлар белән чыгыш ясадылар. Катнашучылар Казандагы Ушковлар йорты турында чыгышны тын калып тыңладылар. Әлеге тарихи объект, аңа бәйле соңгы табылдыклар һәм ачышлар хакында Татарстан Республикасы «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин сөйләде. 120 еллык тарихы булган Дәүләт региональ стандартлаштырү, үлчәү һәм сынау үзәге тарихы, гаилә коллекцияләре һәм аларны формалаштыру, Алабуга уездының фабрика медицинасы, Стахеев, Шишкин һәм Ушковлар гаиләләренең туганлык җепләре, Борис Пельнякның сәяхәте вакытында Бондюганың химия заводына керүе, аның аянычлы язмышы һәм башка тарихи фактлар турында чыгышлар зур кызыксыну уяттылар.


Конференция фикер алышу, йомгаклар ясу һәм гомуми фото ясау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев