Менделеевскидан Никита Хәсәнов Бөтенроссия укучылар олимпиадасының призёры булды
Мәгариф

Менделеевскидан Никита Хәсәнов Бөтенроссия укучылар олимпиадасының призёры булды

Химия буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды.

18-19 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» һәм ФГБОУ ВО «КНИТУ» (КХТИ) базасында химия буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды. Анда беренче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Никита Хәсәнов катнашты.
Никтита теоретик һәм практик тур нәтиҗәләре буенча призер булды. Аның уңышын Советлар Союзы Герое Михаил Фомин исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең химия укытучысы Светлана Шәрәфетдинова бүлеште.


Нет комментариев