Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскига Татарсанның атказанган укытучысы Диләрә Кәримова автор масстер-классы белән килде

Мәгариф өлкәсендә алгарыш дәвам итә

Педагогика фәннәре кандидаты Диләрә «Заманча оешма менеджменты: практиклар-практикларга!» автор мастер-классы кысасында тәҗрибәсе һәм шәхси эш алымнары белән бүлеште. 


Район башлыгы Радмир беляев теләктәшлеге белән оештырылган очрашу С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды. Радмир Ильдарович семинар катнашучыларын шәхси сәламләде, туктаусыз белем күтәрүнең әһәмиятын һәм әлеге чарының мәгариф кластерын булдырудагы ролен ассызыклады.

«Без семинарлар сериясен башлап җибәрәбез. Алга таба да төрле юнәлешләрдә белем яңартуны дәвам итәчәкбез. Диләрә Салиховна белән беренче очрашу вакытында, тәҗрибәсенең менделеевлылар өчен никадәр файда китерә алуын билгеләдем һәм чакырдым. Хәзерге вакытта иң мөһиме — семинар барышында бирелеп актив эшчәнлек алып бару», — диде район башлыгы.

Мастер-класска туксаннан артык кеше: мәгариф учреждениеләре директорлары, завучлары һәм мөдирләре, мәдәният һәм спорт оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар канаштылар. Барысы да тренингка актив эшләделәр, үзләренең көчле һәм көчсез якларын билгеләделәр, оештыру проблемаларын хәл итү һәм командада эшне җайга салу юлларын эзләргә өйрәнделәр, белем бирү процессына бюджеттан тыш средстволар җәлеп итү ысуллары белән таныштылар. Соңгысы, төп темаларның берсе булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев