Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскиның 4нче мәктәбендә беренче тапкыр татар телендә ата-аналар җыелышы узды

Укучылар очрашуда концерт номерлары күрсәттеләр.

Менделеевскиның 4-нче санлы мәктәбендә районның Мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Назипов катнашуында беренче тапкыр татарча ата-аналар җыелышы узды.

«Бүгенге көндә туган телгә хөрмәт тәрбияләү - иң әһәмиятле бурычларның берсе. Шуны күздә тотып, ата-аналарны үз эшебезнең нәтиҗәләре белән таныштырдык. Татар теле укытучысы Гөлназ Борһанова 4а сыйныфында дәрес фрагменты күрсәтте. Ә укытучы Рәхилә Мавлеева ата-аналар һәм укучылар арасында «Татарча сөйләшәбезме?» ярдәмлеге буенча блиц-уен уздырды», – дип бүлеште директор Миңнечулпан Сафина.

Укучылар бу очрашуда концерт номерлары күрсәттеләр, ата- аналар канәгать калдылар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Алга таба да мондый очрашулар кирәклегенә басым ясадылар.

Ахырдан конкурсларда актив катнашкан укучыларга Дипломнар, ә ата- аналарга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәктәп директоры М. Сафина укучыларга, ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев