Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскиның нәни патриотлары саф каравына катнаштылар

Иң-иңнәр исеме өчен сигез команда көч сынашты.

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасындагы саф әзерлеге һәм җырлар карвы 1-нче санлы мәктәп базасында узды.
2-нче санлы «Әкият» балалар бакчасы тарафаннан үткәрелүче әлеге чара җиденче тапкыр үзенә яшь патриотларны җыйды. Катнашучыларны Мәгариф идарәсе начальнигы Рәис Нәҗипов сәламләде, патриотик тәрбиянең әһәмиятен ассызыклады һәм балаларга уңышлар теләде. 

«Ватанпәрварлык ана сөте белән күчә. Сезнең үсеп Ватанның лаеклы сакчыларына әйләнәчәгегезгә шигем юк. Тәрбиячеләрегезгә һәм мәктәпкәчә тәрбия учреждение җитәкчеләренә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтемне җиткерәм», — мөрәҗәгать итте ул җыелганнарга.

Иң-иңнәр исеме өчен сигез команда көч сынашты. «Гусарлар», «Курсантиклар», «Десантниклар», «Моряклар» һәм башкалар бердәм команда рухын күрсәттеләр, биремнәрне төгәл үтәделәр, тигез саф белән патриотик җырлар җырлап үттеләр. Катнашучылар командаларнының исемен чагылдырган берсеннән-берсе матур формалар белән аерылып тордылар һәм нәтиҗә чыгарган арада бер-берсенең кәефен күңелле җырлар белән күтәрделәр. 
Чыгышларны хәрби комиссар Сергей Залуженко рәислеге астындагы жюри комиссиясе бәяләде. Сергей Викторович һәр командага грамота белән кубок тапшырды. Җиңүне 12-нче санлы «Крепыш» балалар бакчасының «Солдатушки-браво ребятушки» командасы яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев