Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мин очучы булыр идем...

Техник иҗат берләшмәсенә йөрүче балалар иҗаты үзәге шәкертләре озакламый самолёт моделе ясый яки компьютер программасы эшли алачак. - Балалар һәм үсмерләрнең техник иҗатына бүгенге көндә хөкүмәт тарафыннан ныклы игътибар бирелә. Күптән түгел без 600 мең сумга якын грант оттык. Бу акчага шөгыльләр үткәрү өчен җиһаз алырга ниятлибез: станок, инструментлар, легороботлар,...

Техник иҗат берләшмәсенә йөрүче балалар иҗаты үзәге шәкертләре озакламый самолёт моделе ясый яки компьютер программасы эшли алачак.
- Балалар һәм үсмерләрнең техник иҗатына бүгенге көндә хөкүмәт тарафыннан ныклы игътибар бирелә. Күптән түгел без 600 мең сумга якын грант оттык. Бу акчага шөгыльләр үткәрү өчен җиһаз алырга ниятлибез: станок, инструментлар, легороботлар, радио аша идарә ителә торган самолёт һ.б.лар, - дип телефон аша шатлыклы хәбәр белән уртаклашты БИҮ директоры Әлфия Талыйпова.
Бу иҗат үзәгендә шөгыльләр барышын күзәтүгә сәбәпче булды. Мин остаханәгә керәм, анда иртә булуга карамастан яшь белгеч Олег Васильев җитәкчелегендә балалар агачтан фигуралар кисү белән шөгыльләнәләр. Агач йомычкасы исе таралган.
- Без икенче сменада укыйбыз, ә иртән үзәккә киләбез, - ди 1 нче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучысы Динар Әмирҗанов. - Минем беренче моделем - су асты көймәсе, ул әзер диярлек.
Янәшәсендә сыйныфташы Никита Чугунов самолёт ясау белән мәшгүль. Агачтан ясалган модельне горурлык белән кулына ала һәм эшенең нәтиҗәсен күрсәтә.
- Шөгыльләр иртән һәм төшке аштан соң була, кыскасы ике сменада укучылар да теләге булса агачтан кисеп ясарга өйрәнергә килә алалар. Гомумән техник иҗат бүлегендәге кебек, безнең берләшмәдә дә күбрәк малайлар шөгыльләнә, - дип сөйли бүлек мөдире Олег Васильев. - Балаларны үз куллары белән нидер эшләргә өйрәтү мөһим, шул вакытта аларның тормышка карашы үзгәрә, ул гади хезмәтне хөрмәт итә башлый.
Кайбер балалар берничә берләшмәгә йөрергә өлгерә. Мисал өчен, Кирилл Иванов автомоделирование һәм программированиегә йөри.
- Болар ир-егетләр шөгыле, - дип раслый Кирилл.
Әмма 1 нче мәктәпне тәмамлаучы Алёна Лонина аның фикере белән ризалашмый, ул Казан федераль университетының инженер-техник мәгълүмат системасы факультетына укырга керергә һәм программист булырга тели. Ә менә 5 "г" сыйныф укучысы Игорь Колодин авторлык компьютер программасы төзергә хыяллана.
- Программалаштыру белән вакытлыча гына шөгыльләнергә ярамый, аның белән "авырырга" кирәк, - дип саный өстәмә белем бирү педагогы Владислав Зубрин. - Мин мәктәптә укыганда информатика түгәрәген Павел Миронов алып барды. Шул укытучы тырышлыгы белән безнең мәктәптән программистлар шактый чыкты. Мин дә балаларны мавыктырырга, үз тәҗрибәм һәм белемем белән уртаклашырга телим.
Вәсилә Мортазина
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Техник