Нәни песәйлеләр әкият илендә булдылар
Мәгариф

Нәни песәйлеләр әкият илендә булдылар

Чараның кунаклары – Су иясе һәм Куян.

Псәй авыл китапханәсендә «Кукляндия» иҗади мастарскаясы» проектын чынга ашыру кысаларында «Әкиятнең гаҗәеп дөньясы» исемле әдәби сәгать үткәрелде.


Анда 2-4 сыйныф укучылары катнашты (педагог-оештыручы Гөлнара Әхмәтгәрәева). Китап күргәзмәсе ясалды. Балалар әкиятче-китапханәче Рузалия Яраханова белән мавыктыргыч сәяхәткә – әкият дөньясына киттеләр. Алар бик теләп «Мин башлыйм, син тәмамла», «Буталчык», «Әкиятне укы» уеннарына һәм бәйгеләренә катнаштылар, әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр.
Чараның кунаклары – Су иясе һәм Куян белән биеделәр, биремнәрен үтделәр. Азактан барысы да татлы бүләк алдылар.  


Нет комментариев