Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Парламентарийлар парта артына утырды

Депутатларга парламент сәгате барышында мәктәп укучылары белән бергә команда булып эшләргә туры килде. Дәрес 3 нче мәктәптә үтте һәм Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланды. ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиков, район башлыгы Игорь Привалов, ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, район советы депутаты Фирдис Абдрахманов бер сәгать дәвамында...

Депутатларга парламент сәгате барышында мәктәп укучылары белән бергә команда булып эшләргә туры килде. Дәрес 3 нче мәктәптә үтте һәм Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланды.
ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиков, район башлыгы Игорь Привалов, ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, район советы депутаты Фирдис Абдрахманов бер сәгать дәвамында укучылар белән тормышыбызның төп законының әһәмияте турында фикер йөрттеләр.
Алып баручы, "Безнең яңа укытучыбыз" гранты иясе, 3 нче мәктәпнең тарих укытучысы Олеся Миронова катнашучыларга Россия Федерациясенең төзелеше, власть органнары, Конституциядәге хокуклар һәм гражданнарның бурычлары турындагы сорауларга җавап бирүне тәкъдим итте.
Бурычлардан башка хокуклар буламы? Аерым хокукны гамәлгә ашырганда проблема булырга мөмкинме? Шушы һәм башка сораулар кара-каршы әңгәмәгә сәбәпче булды, анда һәркем үз фикерен әйтә алды.
Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән видеофильм ярдәмендә мәктәп укучылары илебез Конституциясенең оешу шартлары, парламентаризм тарихы белән таныштылар.
- Командада эшләү бик кызыклы булды, - дип билгеләп үтте Ринат Ханбиков. - Сез яхшы белемнәр күрсәттегез, һәм бу куандыра, чөнки сез - илнең киләчәге. Мин тормышта изге һәм дөрес юл табуыгызны телим.
- Һәм шул юл белән максатыгызга алга атлагыз, - дип йомгак ясады Игорь Привалов.
Бу көнне парламент дәресләре район мәктәпләренең барысында да узды.
Ольга Смолькова
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Парламент

2
X