Приют тормышыннан
Урта сыйныф укучылары "Надежда" лагерында ял иткән чорда учреждениедә кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен кызыклы чаралар оештырылды. Цирк артистлары, дрессировкаланган хайваннар чыгышын карау онытылмас мизгелләр бүләк итте. Педагоглар балалар өчен иҗат остаханәсе ачтылар. Иң яхшы кул эшләреннән күргәзмә төзелде. Начар гадәтләргә, җинаять кылуга каршы, дөрес туклануга караган әңгәмәләр, диспутлар фильм, слайдлар...
Урта сыйныф укучылары "Надежда" лагерында ял иткән чорда учреждениедә кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен кызыклы чаралар оештырылды.
Цирк артистлары, дрессировкаланган хайваннар чыгышын карау онытылмас мизгелләр бүләк итте. Педагоглар балалар өчен иҗат остаханәсе ачтылар. Иң яхшы кул эшләреннән күргәзмә төзелде. Начар гадәтләргә, җинаять кылуга каршы, дөрес туклануга караган әңгәмәләр, диспутлар фильм, слайдлар белән тулыландырылды. Авыр тормыш хәленнән чыгу юлын эзләү, "Киңәшең белән бүлеш", "Җавап эзлә" уеннарында катнашу җыелганнарны активлыкка, анализ, йомгак ясарга этәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев