Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Район башлыгы Роберт Искәндәров Бердәм дәүләт имтиханында иң югары нәтиҗә күрсәткән 1 нче гимназия чыгарылышы Дамир Хәлиуллинны һәм аның әти-әнисен шәхсән котлады

Искәртеп үтәбез, район башлыгы һәм «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров карары буенча Дамирга 100 мең сум күләмендә исемле стипендия тапшырылды.

Чыгарылышның 99 баллны нәкъ химия фәне буенча җыюы аеруча символик.

– Дамир район башлыгы премиясен алды, без аны илдә беренче булып керттек. Берничә көн элек Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Борис Чернышев хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенкога Бердәм дәүләт имтиханында максималь нәтиҗә алган чыгарылышларның ата-аналарына 100 мең сум күләмендә түләү кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, – дип билгеләде Роберт Ринатович үзенең социаль челтәрләрендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев