Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Рәис Нәҗипов: «Балалар белән эшләү-аерым бәхет»

Мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Нәҗипов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров укытучылар һәм тәрбиячеләр белән киңәшмә үткәрделәр.

Җыелганнар кадрлар мәсьәләләре, ремонт эшләре турында фикер алыштылар. Рәис Габсәләмович мәгариф учреждениеләре эчендә тәртип урнаштырырга һәм тыштагы территорияләрне төзекләндерергә кушты. Шулай ук озак еллар мәгариф системасында эшләгән һәм уңышларга ирешкән педагоглар турында күбрәк сөйләргә кушты.

Җәйге чорда балалар ишегалды мәйданчыклары оештырылган, анда балалар күңелле вакыт үткәрә ала. Д. Ханзаров һәм Р. Нәҗипов анда килүчеләр санын арттырырга кирәклеген билгеләп үттеләр.

«Балалар белән эшләү — аеруча бәхет, — диде Рәис Габсәләмович. — Шәһәрдә һәм районда 5000 дән артык бала, хәзерге вакытта ишегалды мәйданчыклары белән 70 бала колачланган. Әйдәгез, яшь менделеевлыларны җәйге ялга җәлеп итү өчен бар көчебезне куйыйк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев