Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район идарәчесе Радмир Беляев балалар иҗат үзәгендә булды.

Ведомствоның эшчәнлеге белән директор вазыйфасын үтәүче Илшат Кашипов таныштырды.

Илшат Гәбделфәт улы кабинетлар буенча экскурсия үткәрде. Укытучылар очрашуга балалар эшләреннән һәм коллективлар казанышларыннан торган күргәзмә оештырганнар. Алар үзәктә эшләүче түгәрәкләр һәм анда шөгыльләнүче балаларның иҗади потенциалының ничек чынга ашуы турында сөйләделәр. Радмир Беляевның аеруча игътибарын укучыларның картиналары һәм балчыктан ясалган эшләнмәләре җәлеп итте.

Очрашу барышында районда яшьләр сәясәтенең үсешенә һәм аның алга этәрешенә,  яшьләр һәм балалар оешмаларының системалы төзелешен булдыруга басым ясалды. Радмир Илдарович балалар оешмаларының системага салу барышында булган оешмаларны таркатмауның зарурлыгын ассызыклады, балаларның иҗат белән кызыксынуын шәһәр күргәзмәләре оештырып үстерүнең кирәклеген билгеләде һәм дизайн-код кулланып балчыктан ясалган сувенирларны сатуга чыгарырга тәкъдим итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев