Районда «Үсеш ноктасы» белем үзәге ачылды
Мәгариф

Районда «Үсеш ноктасы» белем үзәге ачылды

Хәзер Ижёвка мәктәбендә балаларны өр-яңа заманча алымнарга өйрәтәчәкләр.

Проект «Заманча мәктәп» федераль проекты белән каралган һәм «Мәгариф» милли проектына керә. Аны гамәлгә ашыруга 1 миллион 600 мең сум бүленгән. Мәктәптә әлеге средстволарга материаль-техник база яңартылды, яңа җиһазлар юнәтелде. Болар барысы да балаларны «Технология», «Информатика», «Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре» фәннәре буенча яңача укыту мөмкинлеге бирәчәк.

Фото:Регина Абрамова


Нет комментариев