Менделеевскида «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» республика акциясе башланды.
Редакциядә өч беренче сыйныф укучысы Арслан Әхмәтҗановка, Милена Барсуковага һәм Рамил Шәриповка портфельләр тапшырылды.
Беренче сыйныфларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән «Менделеевские новости» газетасының баш редакторы, шәһәр советы депутаты Джулия Искәндәрова, «Карповчы» ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова котладылар.
— Беренче сыйныфларга игътибар һәм ярдәм күрсәтүегез изге гамәл. Чөнки баланы мәктәпкә әзерләү бүгенге көндә арзан түгел, шуның өчен мин «Татмедиа» АҖ җитәкчелегенә һәм «Карповчы» ТИС рәисенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм, — диде Арсланның әнисе Лиля Әхмәтҗанова.
Нет комментариев