Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Рус теленнән имтихан тапшырылды

27 майда узган еллардагы чыгарылышларны да исәпкә алып 159 укучы мәҗбүри имтиханнарның берсен - рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. БДИ иртәнге сәгать унда гына башлануга карамастан, чыгарылыш укучыларының күбесе имтихан тапшыру пунктына - 3 нче мәктәпкә иртәрәк җыелдылар. Берәүләр кагыйдәләрне кабатласа, икенчеләре үзара аралаштылар. - Бүген безнең өчен җаваплы...

27 майда узган еллардагы чыгарылышларны да исәпкә алып 159 укучы мәҗбүри имтиханнарның берсен - рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырды.
БДИ иртәнге сәгать унда гына башлануга карамастан, чыгарылыш укучыларының күбесе имтихан тапшыру пунктына - 3 нче мәктәпкә иртәрәк җыелдылар. Берәүләр кагыйдәләрне кабатласа, икенчеләре үзара аралаштылар.
- Бүген безнең өчен җаваплы көн, беренче имтихан, әлбәттә, дулкынланабыз, - дип фикерен белдерә 3 нче мәктәп укучысы Ксения Балобанова.
- Имтиханның безнең мәктәптә узуына шатбыз, чөнки таныш стеналар да ярдәм итә, - дип өсти Регина Миңнегулова.
Монаш урта мәктәбе укучысы Мальвина Кузнецова әйтүенчә, имтиханга үзен әзер тоя һәм уңышлы тапшыруына ышана.
- Быел безнең чыгарылышта җиде укучы, - дип сүзгә кушыла сыйныфташы Светлана Кузьмина. - Имтихан нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтәчәкбез, сәүдә-технология институтына укырга керергә ниятлим.
- Алдан БДИ биреп караганда сынатмадык, алтмыштан артык балл җыйдык, быел минималь узу баллы - 36. Биремнәрне үти алырбыз дип ышанабыз, - диләр Турай мәктәбен тәмамлаучы Марат Ганиев һәм Фәнис Вәлиев.
Сынауга килгәннәрне төркемләп керттеләр. Теркәлү узганнан соң, укучылар аудиториядә урыннарын алдылар. Имтиханда Казан вәкиле дә катнашты.
- Чыгарылыш укучылары имтиханга вакытында җыелып беттеләр, үзләре белән паспорт, рөхсәт кәгазе, ручка алып килгәннәр, оештыру мизгелендә проблемалар булмады, - дип сөйли берничә ел рәттән иҗтимагый күзәтүче булган коллегабыз Мәдинә Григорьева.
Быел рус теленнән имтихан өч сәгать ярымга сузылды.
Имтихан үткәрү пункты җитәкчесе Алевтина Никифорова сүзләренчә, БДИ гадәти режимда үтте, кагыйдә бозулар булмады. Нәтиҗәләр 7-10 көннән билгеле булачак. Имтиханда "2"ле билгесе алган укучылар аны өстәмә көндә кабат тапшыра ала. Әмма андый мөмкинлек бер генә мәҗбүри фән буенча бирелә.
◙ Мәгълүмат өчен: Татарстан буенча җиде укучы телефон һәм шпаргалкадан файдаланган өчен имтиханнан чыгарылды, аларның эше исәпкә алынмаячак.
Вәсилә Мортазина
Гөлшат Гыйләҗева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђгариф

2
X