Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Саубуллашу вальсы дулкынында

Майның соңгы атнасы район мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә чыгарылыш кичәләре белән истәлекле булды. "Алёнушка" 6 нчы балалар бакчасының әзерлек төркеме малайлар һәм кызлары биш ел дәвамында аралашкан дуслары, белем һәм тәрбия биргән тәрбиячеләре белән хушлаштылар. Үзләренең остазлары - яраткан тәрбиячеләре Марина Зыятдинова, Ландыш Солтангәрәева, музыкаль җитәкче Валерий Замятин, өлкән тәрбияче Алла...

Майның соңгы атнасы район мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә чыгарылыш кичәләре белән истәлекле булды.
"Алёнушка" 6 нчы балалар бакчасының әзерлек төркеме малайлар һәм кызлары биш ел дәвамында аралашкан дуслары, белем һәм тәрбия биргән тәрбиячеләре белән хушлаштылар. Үзләренең остазлары - яраткан тәрбиячеләре Марина Зыятдинова, Ландыш Солтангәрәева, музыкаль җитәкче Валерий Замятин, өлкән тәрбияче Алла Лобанова белән берлектә алар бай программалы чара әзерләгәннәр. Сценарийда җырга, биюгә, нәфис сүзгә урын бирелгән концерт программасында театрлаштырылган тамаша аша җир шары буенча виртуаль экскурсия оештырылды. Әсәр герое Пеппи белән аралашу балаларга күңелле мизгелләр бүләк итте.
Мәгариф идарәсе хезмәткәре Эльвера Маслова, учреждение мөдире Фәйрүзә Сәгъдиева сәламләү сүзендә педагогик коллектив эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә әти-әниләренең ролен ассызыкладылар. 26 чыгарылышка дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Актив әти-әниләр Рәхмәт хатлары белән бигеләнде.
Әти-әниләр үз чиратларында, балалары турында кайгыртучанлык күрсәткән педагогларга музыкаль сәлам юлладылар.
Бәйрәм "Алёнушка" бакчасы ишегалдында теләкләр юллап шарлар очыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары “Алёнушка” Мпнделеевск

2
X