Ул буш урыннар тулганчы барачак.
6нчы илюльдән республикада беренче сыйныфка керүгә гариза кабул итүнең икенче этабы башланачак. Анда мәктәпкә бәйле булмаган территорияләрдә яшәүче балаларның ата-аналарыннан гаризылар кабул ителәчәк. Кабул итү буш урыннар тулганчы, әммә 5 нче сентябрьдән дә соңга калмыйча дәвам итәчәк дип хәбәр итә ТРның Мәгариф министрлыгының пресс-службасы.
Белем бирү учреждениесенә кабул итү турында карар чыкканда, гариза бирүнең вакыты, бирелү ысулына карамастан, күз уңына алыначак. Карар гаризалар һәм документлар тапшырылгач биш көн дәвамында кабул ителә. Аның нәтиҗәсе ата-анага үзләре гаризада күрсәткән ысул белән хәбәр ителә.
Агымдагы елда Менделеевск районы мәктәпләре 361 укучыны беренче сыйныфка кабул итәчәк.
Нет комментариев