«Терроризм — замана афәте»
Мәгариф

«Терроризм — замана афәте»

Песәй авылы мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен «Терроризм — замана афәте» дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Мәдәният йорты директоры Рафаэль Кабиров балалар белән ничек теракт корбаны булмаска, шикле әйберләрне ачыклаганда нәрсә эшләргә кирәклеге, үз-үзеңне саклау турында булган сораулар буенча әңгәмә алып барды. Авыл китапханәчесе Рузалия Яраханова Беслан шәһәре мәктәбендә булган бер гаепсез меңләгән кешенең гомерен өзгән, газап һәм кайгы-хәсрәт китергән рәхимсез вакыйга турында сөйләде. Чара ахырында балаларга «Терроризмга юл юк» дигән видеоролик күрсәтелде.


Нет комментариев