Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уку йортларына кабул итүдә үзгәрешләр бар

Элек бер абитуриент 10 гариза тапшырса, хәзер ике мәртәбәгә азрак.

Россия университетлары үз сайтларында Мәгариф министрлыгы раслаган федераль кагыйдәләр нигезендә 2023/24 уку елына кабул итү кагыйдәләрен урнаштырды. Бу хакта «Российская газета» яза, дип хәбәр итә Татар-информ.


Мәгариф министрлыгы документлар тапшыру мөмкин булган белгечлек һәм юнәлешләрнең максималь санын бишкә калдырган. Элек бер абитуриент 10 гариза тапшырса, хәзер ике мәртәбәгә азрак. Министрлыкта әйтүләренчә, мәктәп укучылары кайсы уку йортына керергә тели бөтен тырышлыкларын шуңа юнәлтәчәк.


Хәзер бер үк вакытта ике гариза (бюджетка һәм түләүле бүлеккә) тапшырырга рөхсәт ителә. Берничә белгечлекне сайлаганда берсенә өстенлек бирергә кирәк: кабул итү комиссиясе шуңа йөз тотачак.


Нәтиҗәдә, югары уку йортларында кабул итү кампаниясе сентябрь ахырына кадәр диярлек дәвам итте. Хәзер исә һәркем өчен уртак даталар бар: 20 июльдән дә иртәрәк түгел һәм 25 июльдән дә соңга калмыйча. Өстәмә рәвештә кабул итү 29 августтан да соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев