Вәсилә Мортазина
Ижевка авылы мәктәбендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы булды.
Комиссия составына хокук саклау органнары хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, мәгариф, социаль яклау идарәсе белгечләре, педагоглар керде.
Утырышта төрле хокук бозу очраклары каралды. Гражданин С.ны чакыруның сәбәбе - яшүсмерне спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп итү.
Гаилә башлыгы В. ата буларак бурычын...
Вәсилә Мортазина
Ижевка авылы мәктәбендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы булды.
Комиссия составына хокук саклау органнары хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, мәгариф, социаль яклау идарәсе белгечләре, педагоглар керде.
Утырышта төрле хокук бозу очраклары каралды. Гражданин С.ны чакыруның сәбәбе - яшүсмерне спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп итү.
Гаилә башлыгы В. ата буларак бурычын тиешенчә үтәми. Беркайда да эшләми, ике сабый баласын тәрбияләүдән баш тарта, гаиләнең матди хәле начар дигән шикаятьләр алынды. Әмма утырышка үзе килмәгән, хатыны сүзләренчә, ул эчүен ташлаган, эшкә урнашкан.
Ф. аналык бурычын тиешенчә үтәми. Утырышка балигъ булмаган улы белән чакырылган. Өйләрендә антисанитария, малайның киемнәре җыйнаксыз, төнлә урамда йөри - болар турында укытучылар берничә мәртәбә кисәтү ясаган. Үсмернең өлкәннәр белән спиртлы эчемлекләр куллану очраклары күзәтелгән.
Мәктәптә укучы М. кискен агрессия очраклары ешаю сәбәпле исәпкә алынган. Ул өй эшләрен үтәми, кечкенәләрне кыерсыта. Әнисе сүзләренчә, малайның тәртибе әтисе үлгәннән соң тискәре якка үзгәргән, ул югалтуны авыр кичерә. Психолог һәм педагогларның әңгәмәләреннән соң уңай динамика күзәтелә. Үсмер мәктәп тормышында катнаша башлый, укуы бераз яхшыра. Өйләрендә шартлар бар. Малайны комиссиядән исәптән төшерергә, мәктәп эчендәге күзәтчелекне дәвам итәргә дигән карар чыгарылды.
Балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе инспекторы Сергей Метальников, мәктәп директоры Татьяна Мифтахова, җирлек башлыгы Валентина Пономарева һ.б. лар доклад белән чыгыш ясадылар.
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов алып барды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, хокук бозучыларга карата административ штраф чаралары күрелде.
Нет комментариев