Универсиаданы ясыйбыз
Кама таңнары" приюты шәкертләре "НАСКО белән бергә яктырак бул" республика балалар рәсемнәре бәйгесендә катнаштылар. Эшләрнең темасы - Казанда узачак җәйге Универсиада. Педагоглар Светлана Биктимерова һәм Марина Куликова балаларга сюжетлар сайларга ярдәм иттеләр, дөнья масштабындагы вакыйга, спортның әһәмияте турында сөйләделәр. Шәкертләр һәр рәсемгә слоган сайладылар, хәзер түземсезләнеп бәйге нәтиҗәләрен көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев