Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Вузларда кабул итү кампаниясендә эшләрнең кызу чагы

Уку йортларына керергә планлаштыручы мәктәпләр чыгарылышлары БДИ нәтиҗәләрен инде белделәр, пандемия сәбәпле, имтиханнар быел 29 июньдә башланган иде.

Гөлфия Шәяхмәтова, 3 нче мәктәп чыгарылышы:
– Казан дәүләт аграр университетының «дәүләт һәм муниципаль идарә» факультетына керәм. Мин өч ел дәвамында иҗтимагый-файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнәм, шуның өчен әлеге юнәлеш кызыксындырды. Киләчәктә ТР Яшьләр эшләре министрлыгында эшләргә планлаштырам яисә туган шәһәремдә яшьләр оешмасын булдырырга телим.

Ринат Тайматов, 1 нче мәктәп чыгарылышы:
– КФУның психология һәм педагогика факультетын сайладым, әлеге юнәлеш һәм психолог һөнәре ошый. Бу эштә кеше белән аралашу зарур. Минем коммуникатив сәләтләр шактый үсеш алган. Психология буенча белгеч эшчәнлеге кешеләргә шәхси проблемаларын аңларга ярдәм итеп кенә калмый, үзен бу эшкә багышларга теләгән кешенең эчке дөньясын да баета.

Камила Абзалова, 3 нче мәктәп чыгарылышы:
– Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенә керәм. Спорт белән күптәннән һәм җитди шөгыльләнәм. Шуңа күрә спорт мөһим роль уйнаган белгечлекне сайларга карар кылдым.

Анастасия Юшкова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев