Яңа елга яңарыш белән
Яңа ел алдыннан Балалар иҗат үзәгендә берничә шатлыклы вакыйга булды: бинаның өченче катында ремонт эшләре төгәлләнде, "Бондюг сувенирлары" гранты буенча балчыктан әйберләү ясау белән шөгыльләнү өчен җиһазлар кайтарылды. БИҮ директоры Әлфия Талыйпова экскурсия үткәрә, үзәкнең яңартылган катын горурлык белән безгә күрсәтә. Стеналар ут капмый торган буяу белән капланган - куркынычсызлык...
Яңа ел алдыннан Балалар иҗат үзәгендә берничә шатлыклы вакыйга булды: бинаның өченче катында ремонт эшләре төгәлләнде, "Бондюг сувенирлары" гранты буенча балчыктан әйберләү ясау белән шөгыльләнү өчен җиһазлар кайтарылды.
БИҮ директоры Әлфия Талыйпова экскурсия үткәрә, үзәкнең яңартылган катын горурлык белән безгә күрсәтә. Стеналар ут капмый торган буяу белән капланган - куркынычсызлык техникасы шуны таләп итә. Идәнгә яңа линолеум җәелгән, түшәм тигезләнгән һәм акшарланган, түбә ремонтланган.
- Монда рәсем, музыка, театр студияләре, балаларны кече яшьтән үстерү мәктәбе, БИҮ һәм балалар оешмалары тарихы музейлары, остаханә һ.б.лар урнашкан. Хәзер безгә көчле яңгырлар да куркыныч тудырмый, башка еллардагы кебек чиләкләр, савытлар куярга туры килмәс, - дип шатлана Әлфия Алмазовна. - Уку бүлмәләрен акрынлап үз көчебез белән ремонтлыйбыз. Район башлыгы Игорь Привалов, Л.Карпов исемендәге химия заводы генераль директоры Дамир Шәмсин, ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы Ринат Габдуллин булышлыгы нәтиҗәсендә укучылар һәм педагоглар уңайлы шартларда шөгыльләнәләр.
Декоратив-гамәли иҗат бүлегендә чүлмәк ясау өчен зур түгәрәк тора.
- Коллегам Лилия Габдрахманова белән яңа җиһазларны карадык. Озакламый балалар кулы белән эшләнгән Бондюг сувенирлары бөтен дөньяга таралыр дип ышанабыз, - дип елмая өстәмә белем бирү педагогы Зәкия Әхмәдуллина.
Коридорда кызларны очратабыз. 6 Б сыйныфы укучысы Оксана Капитонова "Очумелые ручки" берләшмәсенә беренче ел йөри. Шуңа да карамастан, шөгыльләр Оксанага ошый, чөнки биредә изгелек һәм иҗат өчен үзенчәлекле уңай атмосфера хөкем сөрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев