Депутат Василий Власов мәгариф министры Сергей Кравцовка шул хактагы тәкъдимне җиткерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Парламентарий үз инициативасын илдә көн саен Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5 меңгә якын яңа очрагы ачыклануы белән дәилләде. Аның фикеренчә, бу социаль элемтәләр саны кисәк артуына һәм авыруның яңадан таралуына юл куймаячак.
«Шулай ук балалар һәм ата-аналарның яңа уку елы алдыннан тиешле медицина тестлары тапшыру өчен вакытлары күбрәк булачак, бу да медицина инфраструктурасын өстәмә йөкләнештән азат итәчәк», — дип белдерә депутат.
Нет комментариев