Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

10 нчы балалар бакчасында - капиталь ремонт

«Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 10 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре бара.

Бакча мөдире Венера Камаева сүзләренчә, агымдагы елда бинаны куллануга тапшырганнан соң 36 ел вакыт узды.

—Мәктәпкәчә учреждение яңартылуга мохтаҗ. Без балаларны тәрбияләү өчен уңай шартлар тудыру яклы, — дип билгеләде Венера Ильясовна.

«РусАН» ҖЧҖ подряд оешмасы эшчеләре электр чыбыклары, автомат янгын сигнализацияләре, ишекләр һәм тәрәзәләр блокларын алыштыралар, шулай ук склад түбәләре, яшелчә саклагычлар ремонтлана.

Тиздән 170 бала бакчаны якты һәм уңайлы итеп күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев