13 апрельдә Рамазан ае башлана
Җәмгыять

13 апрельдә Рамазан ае башлана

Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов быел Рамазан аенда тәравих намазының санитар-эпидемиологик вазгыятьне күз уңында тотып укылачагын әйтте.

Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.

— Быел мәчетләр ачык була. Әмма барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә кирәк. Мәчетләрдә социаль дистанция сакланачак. Сулыш органнарын саклау өчен битлекләр куллану мөһим, — диде ул.

Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана. Беренче тәравих намазы 12 апрель көнне Ястү намазыннан соң укыла. Гает намазы 13 майда булачак.


Нет комментариев