Җәмгыять

21,5 мең өлкән кеше «Демография» илкүләм проекты буенча медицина тикшеренүе узды

Агымдагы елда 93 меңнән артык авылларда яшәүче пенсионерны медицина оешмаларына алып бару күздә тотыла, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Өлкән буын вәкилләренең 21 589 ына быел «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында медицина тикшеренүе оештырылды.

COVID-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле, 1 апрельдән авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медикларның күзәтүе вакытлыча тукталды. Декабрь ахырына кадәр 93 мең кеше әлеге проект нигезендә медицина оешмаларында тикшеренү узарга тиеш.

Инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне даими карап-тәрбияләп тору программасында агымдагы елда унөч муниципаль район катнаша. Бу программа 2 748 пенсионер һәм инвалидка социаль хезмәт күрсәтүне планлаштыра (социаль хезмәткә мохтаҗларның 12 проценты).

«Сиделка» хезмәтен булдыру өчен коммерцияле булмаган оешмалар көче кулланылачак. Өченче яшь вәкилләренә көндезге вакытларын социаль хезмәт күрсәтүче биш дәүләт оешмасында үткәрү мөмкинлеге каралган.


Нет комментариев