27 март - Россия гвардиясе көне
2016 елда Россия Президенты указы нигезендә Ведомстводан тыш сак бүлеге яңадан оешкан РФ милли гвардиясенең федераль службасы гаскәрләре составына керде.
Ведомстводан тыш сак 1982 елда төзелә һәм Северная урамының 5 нче йортындагы бинада урнаша. 2013 елдан бүлекчә белән полиция майоры Игорь Логунов җитәкчелек итә.
– Милли гвардияләр гаскәрләре турында Федераль закон кабул иткән үзгәрешләргә карамастан, ведомстводан тыш сак бүлекчәсе хезмәткәрләре шәһәр урамнарында тәүлекләр буена служба үтиләр, җәмәгать тәртибен һәм кешеләрнең милкен саклыйлар, – дип аңлатма бирде И.Логунов.
Бүлекчә алдындагы бурычлар үзгәрешсез кала, килешү нигезендә физик һәм юридик затларның милкен, шулай ук Росгвардия гаскәрләренә кагылышлы объектларны саклау. Безнең гвардиячеләр шулай ук террорчылыкка каршы таләпләрне үтәүне контрольдә тоту чараларында катнашалар.
Коллектив кешеләр иминлеген һәм милкен саклауда намуслы хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев