Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

70 елдан соң баш иябез

Редакциягә сугыш елларында һәлак булган Габденур Нуретдиновның туганнары 70 елдан соң кадерле кешеләренең истәлегенә баш ия алулары турында сөйләү өчен мөрәҗәгать итте. "1906 елда туган Габденур Нуретдинович Нуретдинов безнең туганыбыз, аны начар хәтерлибез. Ул фронтка китеп һәлак булганда без кечкенә идек, - Дип язалар якыннары - Түбән Камадан Илдус Зиннуров...

Редакциягә сугыш елларында һәлак булган Габденур Нуретдиновның туганнары 70 елдан соң кадерле кешеләренең истәлегенә баш ия алулары турында сөйләү өчен мөрәҗәгать итте.
"1906 елда туган Габденур Нуретдинович Нуретдинов безнең туганыбыз, аны начар хәтерлибез. Ул фронтка китеп һәлак булганда без кечкенә идек, - Дип язалар якыннары - Түбән Камадан Илдус Зиннуров һәм Яр Чаллыдан Раилә Гайфетдинова. - Өлкәннәр сөйләве буенча, ул изге күңелле, гадел һәм тыйнак кеше булган".
Республика хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр озак еллар туганнары аның язмышы турында берни дә белмәгәннәр. Озакламый алар адресына Иваново өлкәсе хәрби комиссариатыннан хат килә һәм анда рядовой Нуретдинов Габденурның 1943 елның 23 февралендә госпитальдә авырудан вафат булуы һәм Иваново өлкәсенең Кинешма шәһәре "Сокольники" зиратында хәрби участокта күмелүе турында хәбәр ителә.
Хатка һәлак булган сугышчыларга һәйкәл фотографиясенең ике күчермәсе һәм гомуми исемлектә якташыбыз исеме белән табличка өстәлгән.
"Май аенда туганнарым яраткан абыебыз истәлегенә баш ияр өчен Кинешмадагы туганнар каберлегендә булып кайтты. Бу көнне анда илебезнең төрле почмакларыннан якыннарын искә алырга кешеләр җыелган иде. Алар барысы да сугышчыларның истәлеген кадерләгән, каберләрен тәртиптә тоткан җирле халыкка рәхмәтле.
Кызганыч, без абыебызның батырлыгы, орден-медальләре турында берни дә белмибез. Мәңгелек дан аңа, авыр туфрагы җиңел, җаны оҗмахта булсын", - дип язалар туганнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Хђтерхатирђ